Чаңгы узышлары һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар спорты биатлоны буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге

2025 елның 18 марты, сишәмбе

2025 елның 12-18 мартында Ханты-Мансийск шәһәрендә чаңгы ярышлары һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар спорты биатлоны буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Саба муниципаль районының «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүче актив катнашып, призлы урыннар яулады. Ирекле стиль белән 5 км дистанциядә ярышларның беренче көнендә безнең Миннегулов Рушан 3 нче урынны алды.

Икенче көнне спортчылар 10 км классик стильдә йөгерделәр Миңнегулов Рушан 3 нче урынны алды.

Ханты-Мансийскта узган Россия чемпионатында һәм беренчелегендә LW 2-9 «басып " классында классик стиль белән спринтта безнең Миңнулов Рушан 3 урынны яулады.

Молодец Рушан! Рушанны һәм аның тренер-укытучысы Миннеголов Руслан Рөстәм улын котлыйбыз. Молодцы!

Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International