Югары Симет мәдәният йортында ирләр өчен бильярд буенча ярышлар үткәрелде. Бильярд-ул спорт кына түгел, ул мавыктыргыч интеллектуаль уен. Ул җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен барышында безнең ир-атлар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем көндәшләрен җиңәргә теләде, ә җанатарлар дусларын хуплады. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Бу спорт төренә беркемнең дә кызыксынуын югалтмавы шатлыклы, чөнки төгәллек, нык кул, яхшы күз , стратегик фикерләү һәрвакыт бәядә булды һәм булачак та.