Бүген МБМБУ Сабаның 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында уртанчылар төркеме балалары суганның үзлекләре һәм файдалы сыйфатлары турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар суганны кызыксынып өйрәнделәр, аның төзелеше һәм утырту этаплары белән таныштылар. Суган утырту процессы балалар өчен кызыклы булды, ә хәзер барысы да түземсезлек белән нәтиҗәсен көтәләр!