Районның мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирелде

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2024 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелде.

Беренче чиратта, хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү, хезмәт күрсәтүнең сыйфатына йогынты ясаучы тискәре факторларны үз вакытында ачыклауга, аларның сәбәпләрен чаралар планнарын гамәлгә ашыру юлы белән бетерүгә юнәлдерелгән.

Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү түбәндәге бәяләү критерийлары буенча үткәрелде:

- Оешма турында мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы булуы;

- Хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы;

- Инвалидлар өчен хезмәтләрнең куллана алырлык булуы;

- Оешма хезмәткәрләренең шәфкатьлелеге, ягымлылыгы;

- Хезмәт күрсәтү шартларыннан канәгать булу.

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты 2024 елга хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре белән Саба муниципаль районының рәсми сайтында https://saby.tatarstan.ru/2024-god-8000489.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин дип хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International