8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, бу-кешелекнең гүзәл яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән чор. Бу беренче язгы мәрхәмәт, яктылык, тормыш һәм мәхәббәт бәйрәменә багышланган «Яз, чәчәкләр һәм комплиментлар» бәйрәм концерты булды, ул Югары Симет мәдәният йортында китапханә һәм Түбән Симет авыл клублары белән берлектә узды. Концерт авыл җирлеге башлыгы И. Р. Әхмәдуллинның котлавы белән башланып китте. Ир – ат артистлар башкаруында яраткан хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар яңгырады . Тамашачылар күптән яраткан җырчыларны алкышлар белән сәламләделәр. Бөтен бәйрәм хатын-кызларга мәхәббәт белдерү булды, сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.