8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне күптән инде яз, нәфислек һәм кешелекнең гүзәл яртысына игътибар символына әверелде. Хәзерге Россиядә 8 Март иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Традиция буенча ирләр якыннарын — әниләрен, хатыннарын, кызларын, хезмәттәшләрен — чәчәкләр, бүләкләр һәм җылы сүзләр белән котлыйлар. 9 март көнне Түбән Симет авыл клубында Югары Симет мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә авылның гүзәл яртысы өчен "Яз гүзәле – хатын кыз!" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Бәйрәм күңелле, иҗади узды. Ике хатын-кыз командасы конкурсларда катнашу барышында аларның нинди күңелле һәм тапкыр, акыллы һәм оста булуларын күрсәттеләр. Ярышлар музыкаль паузалар белән алмашынды. Бөтен бәйрәм кичәсе бер сулышта узды, катнашучыларга уңай хис-кичерешләр калдырды. Чара чәй эчү һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.