«Әллүки» балалар бакчасында «Февромарт» дип исемләнгән гаилә бәйрәме

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Ел дәвамында бик күп бәйрәмнәр үткәрелә. Әмма аларның икесе генә кешеләрнең көчле һәм көчсез затлар булуы белән күзаллана - бу 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне. «Әллүки» 2 нче Саба балалар бакчасы шушы күркәм бәйрәмне берләштереп, «ФевроМарт» күңел ачу чарасы үткәрергә карар кылдылар. Бәйрәмдә әтиләр, абыйлар, әниләр һәм әбиләр бик актив катнаштылар. Балалар үзләренең иң якын һәм кадерле кешеләренә булган мәхәббәтләре турында шигырьләр, җырлар һәм биюләр әзерләделәр. Ата-аналар үз балалары белән төрле конкурсларда һәм ярышларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең катнашучыларның барысында да зур шатлык, елмаю һәм күтәренке кәеф иде. Беркем дә игътибарсыз һәм бүләксез калмады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International