22 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Рыцарьлар турниры" исеме астында КВН үткәрделәр. Егетләребез командаларга бүленеп төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Алар конкурсларда үзләренең иҗади сәләтләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Биремнәрне барысы да бик яхшы үтәделәр. Чарада катнашучылар һәм тамашачылар әлеге бәйгедән яхшы кәеф һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.