Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Сәләтле балалар өчен «ОНИКС” мәгариф үзәге” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесендә 8 нче февраль көнне “Серле пластилин” исемле республикакүләм иҗади конкурс булып узды. Конкурста 3 яшьтән алып 11 яшькәчә барлыгы 67 бала катнашты. Аларның һәркайсы күңел җылысы салынган, төсле пластилин кисәкләреннән тудырылган, оригинальлеге белән таң калдырырдай эшләрне жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр.
22 нче февраль мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби-спорт уены узды. Уен барышында катнашучылар командаларга бүленеп, төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярыштылар.Әлеге чара хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, спорт эшен камилләштерүдә зур роль уйный.
Республикакүләм “Зәңгәр планета” исемле экологияга багышланган олимпиада “Сәләтле балалар өчен «ОНИКС” мәгариф үзәгендә” 1 нче март көнне узачак. Олимпиадада теләге булган 1 нче класстан алып 8 нче класс укучылары катнаша алачак.Нәтиҗәләре мәктәп сайтына 6 нчы март көнне куелачак.Сайтка киләсе сылтама аша тоташып була https://onixschool.ru/.