18 февраль көнне Саба урта мәктәбе базасында «рәсем эшчәнлеге» компетенциясе буенча «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды.
Башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге буенча Чемпионат-искиткеч вакыйга! Ул яшь рәссамнар өчен үз сәләтләрен һәм креативлыгын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек була ала.
8-9 яшьлек балалар арасында конкурс йомгаклары буенча:
1 урын - Минһаҗева Сәйдә, "Тимершык МБУ;
2 урын – Сәгыйтова Ралина, «Югары Симетурта мәктәбе»;
3 урын-Газизова Дина, МБУ»Шикше төп гомуми белем бирү мәктәбе".
10-11 яшьлек балалар арасында конкурс йомгаклары буенча:
1 урын – Нәбиуллина Самира, МБУ " Килдебәк урта мәктәбе»;
2 урын-Миңнебаева Зилия, МБУ «Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе»;
3 урын – Галиева Самира, МБУ»Гимназия пгт Б.Саба".
Сезне бу искиткеч казаныш белән котлыйбыз! Сезнең иҗатыгыз, тырышлыгыгыз һәм талантыгыз күпләр өчен уңыш һәм илхам нигезе булды.