Авылдаш белән очрашу

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

2025 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулды. Бу истәлекле, бер үк вакытта кайгылы дата. Әфганстандагы сугыш 9 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам итә. Бу сугыш аша 550 мең совет солдаты һәм офицеры узган. Әфганстан юлларыннан үткән барлык сугышчы - интернационалистлар истәлегенә Туктар авыл клубында “Синең батырлыгыңны хәтерлибез"диписемләнгән чара оештырылды. Чарада авылдашыбыз, Әфган сугышында катнашкан, Илдар Самат улы Ибәтуллин катнашты. Илдар Самат улы чарада катнашучылар белән үзенең хәрби хезмәт турындагы истәлекләре белән уртаклашты һәм яраткан җырларын җырлады. Очрашу җылы, дустанә рухта узды һәм чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International