Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Ял ит, студент» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Чара күңелле- иҗади атмосфера булдыру , бәйрәм тарихы турында белемнәрне киңәйтү максаты белән узды. Алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Катнашучылар студентлар тормышы дөньясына чумдылар. «Тулай торак» конкурсы уйнаучыларга «Тулай торак коменданты»ролендә булу мөмкинлеге бирде. Ә аннары "Имтиханнар тапшыру«, “Китапханә», “Билет ал”,”Матур язу” бәйгеләрендә һәм, әлбәттә инде, күңелле «Стипендия" конкурсында катнаштылар. Программа кызыклы, бай эчтәлекле булды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Соңыннан барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.