«Муса Җәлил-иҗаты, каһарманлык үрнәге» исемле портрет кичә

2025 елның 16 феврале, якшәмбе

15 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә бөек татар шагыйре – Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган  «Муса Җәлил-иҗаты,  каһарманлык үрнәге» исемле портрет кичәсе  үткәрделәр. Чарада Килдебәк урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашты. Презентация ярдәмендә укучылар шагыйрьнең балачак еллары,  кырыс фронт көннәре, концлагерьларда уздырылган авыр еллары белән таныштырдылар.  Чара вакытында шагыйрьнең күп шигырьләр яңгырады: «Чишмә», «Эз», «Кызыл ромашка», «Ышанма» һ.б.  Укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче  китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International