Хезмәт коллективларының йомгаклау җыелышлары

2025 елның 14 феврале, җомга

14 февральдә «Мелиорация» Саба ПМКсы ҖЧҖ, «Лен» ҖЧҖ хезмәт коллективларының икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Баһманов Марат Мансур улы катнашында 2024 ел йомгаклары һәм 2025-2027 елларга планлы чорга бурычлар буенча җыелышы булды.
Җитәкче һәм җаваплы белгечләр узган елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, шулай ук булган проблемалар һәм урта сроклы перспективага планнар белән уртаклаштылар.
Генераль директор урынбасары Талипов Илдус Ислам улы шушы көннәрдә республика рәисе Р.Н.Миңнеханов кулыннан «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International