Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» түгәрәгенең чираттагы утырышы булып узды. Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Оста куллар» түгәрәгендә катнаштылар.
Безнең интернат осталары энә савыты тегәргә керештеләр. Матур тукыма сайладылар һәм киләсе дәрестә эшләү өчен өлгеләр әзерләделәр.