Юлбат авыл җирлегендә халык җыелышы

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

 10 февраль көнне  Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыелышның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Участок вәкаләтлесе Гилмутдинов Д.Д. чыгышы.

2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р.  чыгышы.

3. Участок урманчысы Гайнетдинов А.С. чыгышы

4. Юлбат авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2024 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм  2025 елга планнары.

5. Юлбат  авыл җирлеге башлыгы  Т.Р. Шәмсиевның 2024 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2025 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

6. 2024 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2025 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.

7. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2024 елда башкарылган эшләр, 2025 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International