2025 елның 5 февралендә Килдебәк мәдәният йортында Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин катнашында “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасының 2024 ел өчен хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап җыелышы булып узды. Хисаплар белән хуҗалык җитәкчесе Әхмәтҗанов Ильназ Ильсур улы һәм барлык төп белгечләр чыгыш ясады. 2023 елда бер сыердан 8 780 кг сөт савып алынган, мал башына 249 кг артым, уртача ашлык уңышы 21,4 ц/га, тулаем продукция бәясе 226 мил 807 мең сум, уртача хезмәт хакы 42 822 сум тәшкил иткән.
Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин чыгыш ясаганда хуҗалык эшендә җитешсезлекләргә игътибар итте һәм чыгышын тәмамлап, хуҗалыкның үсеш мөмкинлеге зур булуын билгеләп үтте һәм хуҗалык коллективына эшләрендә уңышлар теләде.
Шулай ук Г. Ш. Хәсәншин күпьеллык намуслы хезмәте өчен терлекчелек фермасы мөдире Исмәгыйлев Равил Шәмси улын Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләде, ә хуҗалык шоферы Ибраев Гаптелнур Рәшит улын һәм машина белән сыер саву операторы Хәсәнова Гөлнара Зиннур кызын Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары хуҗалыкта күп еллар эшләгән һәм хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы Галимова Сания Фәләхи кызына, Сафиуллина Гүзәлия Миңнәхмәт кызына һәм Рәфиков Нуретдин Хәйретдин улына тапшырылды.
Хуҗалык җитәкчелеге үз чиратында хуҗалыкта эшләүче гаиләләрне бүләкләде.
Хисап җыелышы концерт программасы белән тәмамланды.