Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә тәмамлана. Сугыш хәрәкәтләренең характеры буенча Сталинград сугышы ике чорга бүленә: 1942 елның 17 июленнән 18 ноябренә кадәр дәвам иткән, максаты Сталинград шәһәрен (1961 елдан — Волгоград) саклау булган оборона чоры һәм 1942 елның 19 ноябрендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә Сталинград юнәлешендә хәрәкәт иткән немец-фашист гаскәрләре төркемен тар-мар итү белән тәмамланган һөҗүм чоры.
5 гыйнвар көнне әлеге истәлекле дата кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә документаль фильм карау үткәрелде.