3 нче февраль көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда ZOOM программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., Саба муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Гаффарова Л.Г., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Участок инспекторы Гатин М.М. 2024 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Саба муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Гаффарова Л.Г. авыл җирлеге халкына мөрәҗәгать итеп, прокуратураның төп эшчәнлеге законнарның үтәлешен контрольдә тоту икәнен искәртте һәм прокуратура хезмәткәрләре гражданнарның законлы хокукларын якларга һәрвакыт әзер булуын әйтеп үтте. Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча бүлек җитәкчесе Галимуллин А.Р. Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук җыенда Курса урманчылыгы лесничие Гилязиев Ф.Т. урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү тәритбе һәм таләпләре турында чыгыш ясады. Җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2024 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2025 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. халык каршында 2024 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2025 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.