Көтеп алынган “Ел студенты 2024” бәйгесе!
Кичә, 30 нчы январь көнне, районыбызда студентларның көтеп алган бәйгесе “Ел студенты-2024” үтте. "Сабантуй" мәдәни-спорт комплексы бинасы бу кичтә районыбызның иң актив студентлары тавышыннан яңгырап торды. Яңгырарлык иде дә, чөнки килгән студентлар арасында оста җырчылар да, биючеләр дә, тальян, баянда уйнаучылар да, сүз осталары да бар иде. “Ел студенты” премиясендә районыбыз студентлары “Ел программисты”, “Ел волонтеры”, “Иң яхшы спортчы”, “Читтән торып укучы”, “Иҗади шәхес”, “Ел медиасы”, “Интеллект” номинацияләрендә билгеләнеп үттеләр.
Студентларны котларга килгән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Каримов Марат Рәшит улы, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, район мәдәният йорты директоры Гузялов Альберт Николай улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәркиз Хаҗинур кызы Мифтахова, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаиль улы, “Саба дулкыннары” ТРКсе директоры Мәбарәкова Әлфия Галимҗан кызы, барысы да районыбыз студентларын, шушы көннәрдә булып узган студентлар көне белән котлап, укуларында тормышларында уңышлар теләделәр һәм киләчәктә аларны яшь белгечләр булып, районыбызга эшкә кайтырга өндәделәр.
Студентларны тәбрикләү үзләре үк әзерләп алып килгән җыр, биюләр белән үрелеп барды. Әлеге чараны, яшьләр арасында популяр җырчы Рамиль Закиров һәм сүз остасы, мәзәкче Фаиль Баязитов, үзләренең студент вакытларын искә алып, бик күңелле итеп алып бардылар.
Быелгы “Ел студенты 2024” премиясендә 50 гэ якын эш каралды. Узган елга караганда быел тагы да яхшы, үз һөнәрләренең остасы булган, нинди генә хәлдә дә югалып калмый торган, телгә оста, сүзгә тапкыр студентлар үзләрен тәкъдим иткән иде. Шуларның да иң, иңнәре призлы урыннарга лаек булдылар. “Ел студенты- 2024” премиясендә Олы Шыңар авылы кызы, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникация институты студенты Мөхәмәтова Зилә Марат кызы ГРАН-ПРИ иясе булды!
Барлык студентларны да җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы елларда да студентлар сафы тагы да белемле, акыллы һәм оста укучылар саны белән тулыланыр дип ышанып калабыз.