Килдебәк авылында яшәүче Абдрахмановлар гаиләсе район шәҗәрә фестивалендә катнашты

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29 гыйнвар көнне район мәдәният йортында "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" район фестиваленең йомгаклау концерты булып узды. Гаилә кыйммәтләре-дәүләтнең нигезе ул, чөнки нык гаиләләрдә генә җәмгыятьнең әхлакый нигезләре саклана һәм илнең иминлегенә нигез салына.

  Конкурс-фестиваль йомгаклары буенча Килдебәк авылыннан Абдрахмановлар гаиләсе 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.  Чара җылы, дустанә атмосферада узды. Фестивальдә катнашучыларның чыгышлары бик эчтәлекле булды һәм үз нәселеңнең һәм гаиләңнең тарихын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International