27 гыйнварда Россиядә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән бергә «Сугышсыз дөньяда ничек яхшы"исемле батырлык дәресе үткәрделәр.
Мәдәният хезмәткәрләре яшьләргә шәһәрнең кешелек тарихындагы иң озын һәм куркыныч блокада, камалган Ленинград халкына нинди сынаулар аша үтәргә туры килүе турында сөйләделәр. 900 көнгә якын авырту һәм газаплар, батырлык һәм фидакарьлек.
Ленинград өчен сугышта җиңгәннән соң 80 ел үтте, ләкин хәзер дә Төньяк башкаланы яклаган ленинградлыларның, армия һәм флот сугышчыларының батырлыгы Россиянең хәрби данын гәүдәләндерә. Ул хәзерге буыннар өчен Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклауда хәрби бурычка тугрылык һәм батырлык үрнәге булып хезмәт итә.