2014 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Ватанны саклаучылар елына багышланган ачык турнир

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 25 гыйнварында Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир  булып узды.  Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: Нократ Аланы шәһәреннән килгән “Электрон” спорт мәктәбе, Малмыж шәһәреннән “Дружина”, Кукмара шәһәреннән “Большак” , Красная Поляна бистәсенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм “Сабантуй” спорт мәктәбе командалары.

Мондый турнирлар балалар спортын үстерүгә һәм команда рухын ныгытуга ярдәм итә. Бу бөтен уен дәвамында, һәр командага һәр очко өчен көрәшергә туры килгәндә күренә.Турнир нәтиҗәләре бик кызыклы булып чыкты. Красная Поляна шәһәр тибындагы поселогы командасы җиңү яулады. Икенче урында - «Сабантуй» командасы, өченче урында – Нократ Аланы командасы.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International