Коллективыбызның чыгышы югары бәяләнде

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган елның март аенда "Буыннар тарихы – гаилә ядкәре" шәҗәрә фестиваленда катнашып, Финанс - бюджет палатасы тамашачы игътибарына  Эзмә авылыннан Әхмәтшалар нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте. Нәселнең җиде буын тарихындагы истәлекле вакыйгалар, тарихи фактлардан сәхнәләштерелгән мизгелләр, мили ризык тулы сый-нигъмәтле өстәлләр белән гаилә архивындагы тарихи экспонатлардан торган күргәзмә – болар берсе дә жюри игътибарыннан читтә калмады. Нәтиҗәдә, әлеге фестивальга йомгак ясалган Гала-концертта безнең оешма 1нче урын яулавы уңаеннан Диплом белән бүләкләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International