24 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары катнашында КДАТУ студенты Данил Таһиров белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды. Ул архитектура-төзелеш университетының ничек яшәве, студентларның нәрсә белән мавыгуы, бу югары уку йортында нинди искиткеч укытучылар эшләве турында җентекләп, кызыклы итеп сөйләде. Моннан тыш, Данил укырга керү шартлары, укырга кергәндә үз казанышларыңнан файдалану мөмкинлекләре турында сөйләде. Өлкән сыйныф укучыларына очрашу бик ошады, Данилгә үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.