22 январь көнне "Яшьлек"яшьләр үзәге белгечләре Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен «Холокост фаҗигасе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу көнне 1945-нче елда Кызыл Армия нацистларның иң куркыныч концлагерьларын – Освенцим (Аушвиц) ны азат иттеләр. « Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре бу коточкыч эзәрлекләү һәм кешеләрнең күпләп юк ителүе, миллионлаган яһүдләрнең куркыныч язмышы хакында сөйләделәр һәм фильм күрсәттеләр.