2025 елның 21 гыйнварында «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәб» базасында физик тәрбия укытучылары өчен «Чаңгы узышлары һәм йөзү дәресләрен үткәрү методикасы»темасына район семинары узды. Семинар кысаларында 8 нче сыйныфта физкультура дәресендә, И.И. Шиһабетдинов чаңгыга әзерлек буенча тренировка үткәрде. Аннары семинарда катнашучылар чаңгы ярышларында көч сынаштылар. Ярышның барлык катнашучылары да максатка ирешүдә кызу үҗәтлек һәм дәрт күрсәттеләр. Чаңгычылар финишка уңышлы килеп җиттеләр. Шулай ук тренер-укытучы Т.М. Басырова «Йөзүчеләрне техник әзерләү»темасына мастер-класс үткәрде. Ул балаларны йөзәргә өйрәтү методикасының үзенчәлекләре турында сөйләде. Мастер - класс вакытында укытучылар үз укучылары белән эшләү өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Семинар бик дустанә һәм җылы шартларда узды.