17 нче гыйнвар көнне күп еллар Иштуган урта мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүче, хөрмәтле укытучыбыз Ильин Петр Ивановичның 65 яшьлек юбилее булды. Мәктәп коллективы, укучылар Петр Ивановичка үзләренең изге теләкләрен матур җыр юлларына төреп җиткерделәр. Юбиляр үз чиратында, эшләгән чордагы кызыклы хатирәләре, истәлекле вакыйгалары белән уртаклашты. Бүгенге бәйрәм көн, укытучыбызга карата горурлану, хөрмәт хисләрен тагын да арттырды. Петр Иванович, яшь буынга үрнәк укытучы, көчле шәхес!