Бүген,19 нчы январь көнне, Шәмәрдәндә, алкалы хоккей буенча турнир үтте.

2025 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Бүген,19 нчы январь көнне, Шәмәрдәндә, алкалы хоккей буенча турнир үтте. Турнир, махсус хәрби операцияда хәлак булган, районның "Ястребы" хоккей командасының иң яхшы хоккейчысы булган, Гилметдинов  Данил Дамир улы истәлегенә оештырылды.  Чараны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Валиев һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридәил улы башлап җибәрде. Шулай ук биредә Саба муниципаль районы финанс бюджет палатасы җитәкчесе Сөнгәтов  Шәмсүн  Әкбәр улы, Данил Гилметдиновның әтисе Дамир Гилметдинов, шулай ук Дамирның, бүгенге көндә ялда булган махсус хәрби операциядә  катнашучы якташлары да бар иде. Турнир Дамирны искә алып бер минут тынлык белән башланды. Ярышларда 4 команда көч сынашты. Алар, Шәмәрдәннән һәм Сабадан "Ястребы" командалыры, Кукмара һәм Мишәбаш авылыннан килгән командалар. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә: беренче урында Саба, икенче урында Кукмара, өченче урында Шәмәрдән командалары. Җиңгән командаларга истәлек медальләре, грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International