Бүген, 18 нче декабрь көнне, Шәмәрдәндә, чаңгы ярышларын һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, көчле спортчыларны ачыклау максатыннан чаңгы ярышлары узды. Ярышларда теләгән һәр кем катнаша алды. Ачылышта Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Валиев катнашып, чаңгычыларга уңышлар теләделәр һәм алдагы ярышларда да актив катнашырга чакырдылар. Көн нәкъ чаңгы шуа торган иде бүген. Шуңа күрәдер, ярышка башка вакыттагыдан күбрәк кеше, 180 нән артык спорт сөюче килгән иде. Иң җитез, иң оста шуучыларга җитәкчеләр тарафыннан грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.