17 нче декабрь көнне, “Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесендә, “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан, Татарстан Республикасына багышланган “Брейн-ринг” интеллектуаль уены үткәрелде. Биредә Саба районы белем бирү учрежденияләрендә эшләүче яшь мөгаллимнәр арасында мантыйкый фикер йөртә белүгә юнәлдерелгән сорауларга җавап эзләү, ягъни “Акыл көрәше” оештырылды. Уеннарда бүген Саба шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан 3 гомумбелем учреждениесе катнашты. Уеннарны башлар өчен сүз иң элек " Оникс" мәгариф үзәге директоры Мөбәракшина Ләйлә Масгут кызына бирелде. Саба урта мәктәбеннән "Фантазеры", гимназиядан "Рабочие мозги", "Оникс" мәгариф үзәгеннән "Ух и Ах","Монохрон" һәм "Просто Оникс" командаларында яшь укытучылар Татарстан Республикасы тарихына, географиясына, мәдәниятенә багышланган кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. Тиз арада иң куп балл җыйган командалар призлы урынга чыкты. Шулай итеп беренче урынга "Фантазеры", икенче урынга "Просто Оникс", өченче урынга "Рабочие мозги", дүртенче урынга "Монохрон", бишенче урынга "Ух и Ах" командалары чыкты. Аларга Сабам районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе исеменән дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларга "Брейн-ринг" интеллектуаль уены бик ошады, алар уеннарның дәвамлы булуын теләделәр. Димәк уеннар алга таба да оештырылыр дип көтелә.