Янгын һәм электр куркынычсызлыгы буенча Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге 2 класс укучылары белән әңгәмә.

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы белемнәрне арттыру  һәм популярлаштыру буенча даими эш алып барыла . Барысы да утның куркыныч көч икәнен беләләр, ләкин аны ничек булдырмаска икэнен барысы да белми.

 Балаларны куркыныч хәлләрдән чыгарга өйрәтү –  ата-аналарның да, педагогларның да иң мөһим бурычы. Бу максат белән 15.01.2025 конне Мөбарәкҗанова Альбина Зөфәр кызы һәм Султанов Сайдаш  Накип улы янгын куркынычсызлыгы һәм электр куркынычсызлыгы буенча Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге 2 класс укучылары белән әңгәмә үткәрделэр. Әңгәмә барышында  балаларга кызыклы гына түгел, ә иң мөһиме-янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә калдырырлык итеп  җентекләп аңлаттылар. Балалар янгын вакытында дөрес гамәлләр күнекмәләрен өйрәнделәр. Укучылар зур кызыксыну белән янгын сүндергечне карадылар һәм ут белән җентекләп эш итәчәкләр дип вәгъдә иттеләр.

Укучылар «Элек һәм хэзер», « Яна-янмый"дидактик уеннарын  уйнадылар , «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»викторинасын оештырдылар, табышмаклар чиштеләр.

Әлеге чара нәтиҗәсендэ балалар янгын куркынычсызлыгы турындагы белемнәрен  тирәнәйтте, алган белемнәреннән куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә мөстәкыйль файдалана белүне ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International