Саба районында «Ел студенты - 2024» премиясенең гариза бирү компаниясе старт алды!

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Саба районында «Ел студенты - 2024»  премиясенең  гариза бирү  компаниясе старт алды!              

Хөрмәтле студентлар, ашыгыгыз! Бары тик 20 гыйнварга кадәр генә, үзегезне һәм үз казанышларыгызны күрсәтү өчен уникаль мөмкинлегегез бар!

Урта һәм югары белем бирү 

программамалары һәм читтән торып укып белем алучы барлык актив, максатчан һәм талантлы студентларны «Ел студенты - 2024» премиясендә катнашырга чакырабыз.

Премия номинацияләре:

-Гран-при «Ел студенты»

-«Елның яшь галиме » 

 -«Ел программисты»                   

-«Ел волонтеры»               

-«Иң яхшы мәглүмати яктыртучы».                   -«Иң яхшы спортчы»                 

- «Иҗади шәхес"

Премия ике этапта уза:

1нче этап: Гариза тутырып җибәрү.

Катнашу өчен сезгә түбәндәге материалларны бирергә кирәк:

- Тутырылган заявка ( 1нче кушымта).

- Һичшиксез аны имзалагыз һәм WhatsApp ка үзегезнең телефон номерыгызны күрсәтегез. 

- Озынлыгы 1 минуттан да артмаган видео - визитка ( төшерү формасы горизонталь)

- Призаентация өчен фото ( кимендә 3 )

- Сезнең дипломнарыгыз, рәхмәт хатларыгыз һәм башка уңышларыгызның сканерлы күчерелмәләре  ( кимендә 5 файл) 

Барлык документларны оештыручы комитетка yashlek1994@mail.ru адресы буенча җибәрегез.

Игътибар! Гаризалар 2025 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча һәр категориядә номинантлар билгеләнәчәк. 2 нче этап: Бүләкләү тантанасы!

Бу этапта номинацияләрдә катнашучыларны тәкъдим итү , шулай ук лауреатларны һәм җиңүчеләрне игълан итү тантанасы узачак.

Тантананы уздыру көне соңрак игълан ителәчәк. 

Үзегезне күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! "Ел студенты - 2024" премиясендә катнашыгыз һәм үзегезнең иң яхшылар  арасында икәнегезне исбатлагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International