6 январь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе , Шекше мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сәрдә авыл клубы белгечләре Сабаның үзәк чыршысы янында «Чыршы янында Яңа ел уеннары»дигән мавыктыргыч чара оештырдылар. Чара Кыш бабай белән Кар кызының котлау сүзләреннән башланды.Убырлылар,Төлке һәм Мәче чыршыны кисәргә теләделәр, ләкин балалар ,Кар бабай һәм Әтәч аларга моны эшләргә ирек бирмәделәр, төрле биремнәр үтәделәр һәм конкурсларда катнаштылар .Тырышлык һәм осталык, активлык һәм шаянлык үз эшләрен башкарды, барлык катнашучылар да шатлык, бәйрәм кәефе һәм, әлбәттә, Кыш Бабайдан бүләкләр алды. Бәйрәм чыршы янында җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.Чара ахырында балалар да, ата-аналар да җылы очрашудан рәхмәт әйтеп аерылыштылар.