Шәмәрдәндә алкалы хоккей буенча Яңа ел турниры үтте.

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Шәмәрдәндә алкалы хоккей буенча Яңа ел турниры үтте.                   

 Бүген, 6 нчы январь көнне, Шәмәрдәндә, ир-ат командалары арасында, алкалы хоккей буенча турнир үтте. Биредә Шәмәрдән, Саба, Кукмара, Вятка Аланынан килгән иң көчле командалар көч сынашты. Турнирны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы һәм "Яшьлек"яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаиль улы башлап җибәреп уенчыларга уңышлар теләделәр. Уен нәтиҗәләре буенча 3 нче урынга Шәмәрдән, 2 нче урынга Кукмара, 1 нче урынга Саба командалары чыкты.  Командалар арасында "Иң яхшы хөҗүм итүче" булып Шәмәрдәннән Гаврилов Сергей, "Иң яхшы сакчы"  булып Кукмарадан Нуриев Марат,  "Иң яхшы капкачы" булып Вятка Аланыннан Башмаков Максим танылдылар. Җиңүчеләр "Яшьлек" яшьләр үзәге һәм Шәмәрдән авыл җирлеге исеменнән грамоталар, истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International