Бүген, 6 нчы январь көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә, кыш бабай бүләгенә өстәл теннисы буенча Яңа ел турниры үтте.

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 6 нчы январь көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә, кыш бабай бүләгенә өстәл теннисы буенча Яңа ел турниры үтте. Турнирда Шәмәрдән, Саба, Кукмарадан килгэн яшүсмерләр катнашты.              "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаиль улы катнашучыларны  Яңа 2025 нче ел белән котлап, турнирны ачык дип белдерде һәм спорт сөючеләргә яңа елда яңа уңышлар теләде. Алга таба сүзне тренер Карамышев Михаил Михайлович алып, өстәл теннисы уены тәртибе белән таныштырып  китте. Бүгенге турнирга иң оста теннисчылар җыелган иде. Аларның берсе дә буш кул белән китмәде. Җиңүчеләргэ грамоталар, акчалата бүләк һәм барлык катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International