«Кыш бабайның тылсымлы ачкычы»

2025 елның 4 гыйнвары, шимбә

3 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш бабайның тылсымлы ачкычы» дигән яңа ел бәйрәме уздырды. Кунаклар бусагадан ук бәйрәм рухына чумдылар, аларны күңелле клоуннар каршы алды. Театральләштерелгән тамашада «Борлегэн» балалар фольклор коллективы, әкият геройлары убырлы карчыклар, төлке Алиса, мәче Базилио, урман җәнлекләе, юлбасарлар катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны бүләкләр салынган сандык ачкычын урлау белән бәйле мавыктыргыч маҗара көтә иде. Балалар бергәләшеп, уртак көч белән җиңеп, кадерле ачкычны кире кайтара алдылар. Алар төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, бәйрәм тагын да яктырды, балалар аларга шигырьләр сөйләделәр, үз талантларын күрсәттеләр һәм бүләкләр алдылар. Фотосессия дә булды, бәйрәм 166 данә лотерея билетлары уйнату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International