«Елның беренче укучысы»

2025 елның 4 гыйнвары, шимбә

Ел саен барлык китапханәләрдә дә укучыларны яңадан теркәү гыйнвар башында башлана.Яшермибез, 2025 елның беренче көннәрендә Юлбат авыл китапханәсе бусагасын атлап кергән укучылар өчен «Елның беренче укучысы» акциясе, Яңа Ел бәйрәмнәренең көтелмәгән дәвамы булды. Акциядә катнашучылар өчен китапханә мөдире бик күп сюрпризлар әзерләде: котлаулар, беренче укучыларга бүләкләр, китап күргәзмәләре. Акция укучыларны китапханәгә җәлеп итү формаларының берсе булып тора. Беренче булып яшь китап укучылар килде. Кызлар һәм малайлар шигырьләр һәм әкиятләр яраталар. Аларга акция бүләкләре эләкте. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп журналлар карадылар, «Китап белән каникуллар» исемле яңа ел китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм чара ахырында өстәл уеннары уйнадылар. Китаплар һәм журналлар белән бергә алар үзләре белән яхшы кәеф алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International