"Аның җаны-бөтен дөнья"

2025 елның 3 гыйнвары, җомга

2 январь көнне Югары Шытсу авыл китапханәсендә яшьләр өчен шагыйрә Нурия Измайлованың тууына 75 ел тулу уңаеннан "Аның җаны-бөтен дөнья" исемле танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче аларны юбилярның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында алар Н.Измайлованың 20 елга якын Америкада яшәве турында белделәр. Юбилярның шигырьләре кычкырып укылды. Нурия Измайлованың китаплары белән күргәзмә әзерләнгән иде, анда катнашучылар аның шигырьләре һәм хикәяләре белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International