2025 елның гыйнварында бөек Дания язучысы Г.Х. Андерсенның «Дюймовочка» әкиятенә 190 ел тула.
2 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Әкият буенча рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурс алдыннан балалар белән бергә әкиятнең эчтәлеген искә төшердек. Бераз фикер алышканнан соң, балалар әкияткә һәм аның геройларына үз карашларын белдерә алдылар. Башкарылган эшләр өчен балалар призлар алды.
Конкурстан соң залда хәрәкәтчән уеннар үткәрелде.