2 январь көнне Иштуган авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Минем күңелле кар бабаем" дигән конкурс-уен программасы үткәрде. Чара барышында тулы бер тарих уйналды. Кар бабайга юлбасар клоуннар һөҗүм иткән, елан үзенең дуслары белән, төрле биремнәрне үтәп, күп кенә яраткан әкиятләр герое - Кар бабайны коткарган. Чара азагында Тылсым булды һәм клоуннар яхшы һәм күңелле клоуннарга әверелде. Балалар вакытларын кызыклы һәм күңелле үткәрделәр. Ә чара азагында барысы да бүләкләр алды.