МХОдә катнашучыларның балалары өчен яңа ел бәйрәме

2024 елның 30 декабре, дүшәмбе

Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен бәйрәм оештырылды. Яңа ел тамашасын Саба урта мәктәбе базасында уздырдылар. Бәйрәмгә 0 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 84 бала чакырылды. Чара Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич  котлавы белән башланып китте. Аннары кызлар һәм малайлар әкият персонажлары белән бергә уйнадылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырларын җырладылар. Кыш бабай белән Кар кызын балалар аеруча шатланып каршы алдылар. Бәйрәм азагында балалар төрле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International