Мәдәният хезмәткәрләре турында сөйләгәндә, шундук матур, күңелле һәм тантаналы чаралар, концертлар күз алдына килә. Ләкин бу һөнәр җиңелләрдән түгел: башкаларны көн саен оптимизм, игелек, мәхәббәт һәм өметләр белән яндырып карагыз! Мәдәният хезмәткәре булу-яшәү, иҗат белән сулау һәм башкаларны үзеңнең кайнар энергияң белән мавыктыру дигән сүз. 21 декабрь көнне Иштуган мәдәният йортында укучыларның мәдәният йорты хезмәткәрләре белән «Мәдәният хезмәткәре: кирәкле һөнәр» дигән темага «Сыйныф очрашуы»үткәрелде. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре китапханә һәм мәдәният йортлары буйлап экскурсия үткәрделәр ,дөрес һөнәр сайлауның мөһимлеге турында сөйләделәр, балаларны иҗади һөнәрләр дөньясы белән таныштырдылар, үз вазифалары, бурычлары, шулай ук мәдәният өлкәсендәге һөнәрләрнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Чара азагында балаларның сорауларына җаваплар бирделәр. Мондый "Сыйныф очрашуы" укучыларга мәдәният хезмәткәре һөнәре белән якыннан танышырга һәм бары тик җаваплы, иҗади, аралашучан һәм үз һөнәрләренә гашыйк кешеләр генә мәдәнияттә эшли ала дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде.