Муниципаль хезмәткәрләр арасында төрле төрдәге ярышларның сайлап алу туры дәвам итә. Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар һәр ярышта актив катнашып киләләр. Әле генә булып узган шахмат ярышларында үзләренең яшь категориясендә Лилия Шакирова 1нче, Эльмира Валеева 2нче урынга лаек булдылар. Өстәл теннисы ярышында исә Лилия Шакирова 2 урын яулады.