Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, бүген, 9 нчы декабрь көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге, сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен Саба мәктәп - интернатында мастер-класс үткәрде.
"Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре, балалар белән бүген фоамираннан яңа ел бәйрәменә открыткалар ясадылар. Күңел җылысы белән, тырышып ясаган бүләкләрне, балалар иң якын кешеләренә тапшырырга җыена.