"Туган якны өйрәнүчеләр" клубының чираттагы утырышы

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубының чираттагы утырышы оештырылды. Очрашуда Саба районы биләмәсенә кергән авыллар исемнәренең килеп чыгышы турында тарихи чыганакларны кулланып фикер алышу булды. Шулай ук халык санын алу буенча ревизия документларына таянып авылларның якынча барлыкка килү вакытлары турында да сөйләшенде. Һәр катнашучы актив булды, үз фикерен аңлатты, теге яки бу китаптан алынган мәгълүмат, фактлар ярдәмендә дәлилли алды. Исемнәр арасында иң зур кызыксыну уятканы Саба исеменең килеп чыгышы булды. Әлеге юнәлештә китаплар, мәкаләләр басылып чыккан булуга карамастан, Саба исеменең килеп чыгу тарихы белән бәйле күп кенә бәхәсләр бар һәм бу темага әле алдагы утырышларда тагын кабат әйләнеп кайтырга кирәк дигән фикер белән таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International