"Яшьлек" тренерлары беренче урында!
7 нче декабрь көнне, Байлар Сабасында, ир-егетләр арасында мас-рестлинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте. Әлеге чемпионатта, "Яшьлек" яшьләр үзәге тренерлары Хуҗахмәттов Ильяс Мәүлит улы һәм Вәйисов Улугбек Рузмет улы, үз үлчәү авырлыкларында беренче урыннарны яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!