Чыршы уенчыкларын үз кулларың белән ясау — ул чыршыны уникаль һәм башкаларга охшамаган итү мөмкинлеге генә түгел, ә Яңа ел кәефен тудырырга ярдәм итә торган искиткеч вакыт үткәрү дә. 4 декабрь көнне Шәмәрдән китапханәсендә "Дуслык" клуб берләшмәсе хатын-кызлары өчен "Яңа ел шары" дигән сәйләннән үрү буенча мастер-класс узды. Мастер-класста катнашучылар, алып баручының тәфсилле тасвирламасына һәм аңлатмаларына таянып, яңа ел уенчыгы ясый алдылар. Кабатланмас, күңел белән эшләнгән уенчык берничә ел хезмәт итәчәк һәм Яңа ел чыршысына яисә бүләккә матур бизәк булачак.