6 нчы декабрь көнне Казанда «Комсомольская правда» призына хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары булып узды. Саба районы «Яшьлек» җыелма командасы кызлары, үзләренең осталыкларын күрсәтеп, лаеклы беренче урынны яулап кайттылар. Команданы һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге тренерлары Илназ Хөснетдинов, Снежана Башарованы җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!