4 декабрь көнне китапханәче, авыл мәдәният йорты белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә килделәр, аларга китаплар, журналлар һәм газеталар алып килделәр, район газетасының соңгы яңалыкларын һәм кызыклы мәкаләләрен укыдылар, очрашу ахырында бүләкләр тапшырдылар. Мондый чараның максаты - ялгыз кешегә үз эченә бикләнергә ирек бирмәү, аңа мәнфәгатьләр һәм кеше белән элемтә даирәсен киңәйтергә ярдәм итү һәм аның теләкләрен исәпкә алып, әдәбият тәкъдим итү. Китапханәче белән алар әңгәмәдәш, дус табалар, фикер алышалар.